Шәмем бетә Кулларыма тама Кайнар тамчы Елый Шәм-ана Шулай язган Кана, җаным, кана Син эрисең Ялкын-сабый яна Син эрисең Ялкын-сабый яна Аем кими Агып бетә, сүнә Караңгыда туза Күккә сеңә И, төн, тала Бу алтынны, тала Ул эрегәч, туа Ай-бала Ул эрегәч, туа Ай-бала Тәрәзәмнән үбә Кара тоба Шул мы инде юлым Сиңа таба Мин, ут эзләп, килгәч ерактан Кума мине, зинһар, йөрәктән Кума мине, зинһар, йөрәктән