Көтәм Төннәрем озын Төшемдә — йөзең Күкрәгем кыса Әйтүең кыйсса Кайт Кулларым җылы Бозлардай җилең Карашың авыр Сабыр ит, сабыр бул Бирмәм Яманга ирек Җаныңны төреп Явыздан саклыйм Кайт Учымда чеби Эчемдә — сабый Үзәгеңдә кар Минеке — кайнар Елар Күзләрем-елга Суларымны эч Йөрәгем тыныч Өзелмәс җебең Корымас җирең Терелер тәнең Мин сине көтәрмен Мин сине көтәрмен